Син гаепкә алма! Кабызырга…

Син гаепкә алма! Кабызырга
Теләгем юк сүнгән ялкынны.
Еллар кичеп, сиңа түгел! Чынлап!
Киләчккә язам хатымны.

Кисәүләр күп. Димәк, учак булган!
Кайнар күмер тулы җанымны
Кузгатырга теләгәндәй кемдер
Үтеп бара. Синең чалымлы…

Синең чалым. Синең килеш-килбәт.
Өтеп ала торган карашың…
Син дип йотлыкканда еламсырап
Күзне ерта төннәр карасы!..

Төннәр булып карый синең күзләр.
… Һәм бәгырьне телә дәшмәвең…
Төнгә чумам. Бүген генәмени
Төшләр дөньясында яшәвем?!.

Һәм дәшмәвем. Сиңа. Үткәнемә.
Өзеп ташлап җаннар арасын.
Бүгенгемдә калам. Ә син бары
Хәтеремне үтеп барасың…

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт